Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы - бай тарихлы шәһәр. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә 80 нән артык милләт вәкиле яши, 22 милли-мәдәни җәмгыять оештырылган һәм эшләп килә. Беренче чиратта аларның эшчәнлеге үз халыкларының телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен кайтару һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Яр Чаллы - 100 меңнән артык бала, шуларның 20 меңнән артыгы студентлар булган яшь шәһәр. Яр Чаллы, шулай ук аның янәшәсендәге һәм Алабуга шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан «Түбән Кама» парк-тыюлыгы туризмны үстерү буенча перспектив үзәкләрдән санала. 

Археологик казылмалар күрсәткәнчә, бу төбәктәге беренче авылларга бронза чорында, безнең эрага кадәр III меңьеллык урталарында бура кабиләләре нигез салган.
Беренче язма истәлекләр шактый соңгы чорга туры килә. Бәхши Иманның 1680 елгы «Җәгъфәр тарихы» исемле болгар елъязмалары җыентыгында Яр Чаллы шәһәренә Кол Галинең («Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторы) әтисе мулла Мирхаҗи Нәккар инициативасы буенча 1172 елда нигез салынуы (1 том, 317 бит) һәм аның XIV-XV гасырларда Болгар ханлыгындагы эре болгар шәһәренә һәм Яр үзәгенә әверелүе турында әйтелә. 
Итальян сәүдәгәрләре – бертуган Франсиско һәм Доменико Пициганоларның 1367 елгы карталарында һәм 1375 елгы Каталон атласында Яр Чаллы шәһәре Жар дип билгеләнгән (болгар теленең Казан диалектында «Яр» сүзе «Жар» рәвешендә әйтелә).
Идел-Кама Болгары чорында хәзерге Яр Чаллы шәһәре һәм хәзерге Тукай районы территориясе әлеге дәүләт составында булган. 1992 елда Элеватор тавында табылган археологик табылдыклар, XIV гасырның икенче яртысына караган күп санлы болгар керамикасы калдыклары да шуны раслый. Шәһәргә нигез салынуның төгәл вакытын ачыклау өчен, күп төрле тикшеренүләр һәм фәнни эзләнүләр таләп ителә.

Дәүләт архивларында сакланган документлар буенча рус елъязмаларында беренче тапкыр Яр Чаллы 1626 елда искә алына. 1626 елда Алабуга авылында Федор Попов җитәкчелегендә «яңа алабугалы крестьяннар общинасы» оеша. Шушы елда «Попов биш тату гаилә белән, Кама (Чулман) елгасы аша чыгып, әзер өйләргә урнаша». 1626 елда нигез салынган авыл башта Чаллыбаш (Чалнинский починок), соңрак Яр буе (Береговые, Бережные) һәм ниһаять, Яр Чаллы исемен йөртә башлый. 

XIX гасыр тарихчылары Уфа төбәгендәге кайбер рус авыллары атамаларының төрки телдән кергәнлеге турында язалар. Әлеге атамаларның килеп чыгышы кайчандыр бу җирләрдә урнашкан борынгы төрки (болгар) авылларына яисә авыллар янындагы елга исемнәренә бәйледер дип уйлыйлар. Күпчелек тарихчыларның фикеренчә, «чал» сүзе болгарларда «таш» төшенчәсен белдергән, ә иске төрки сүзе - «чаллы» - таш белән әйләндереп алынган корылманы – ныгытма сүзен аңлаткан. 
1647 елдагы халык санын исәпкә алу вакытында Чаллыбаш тирәсендә оешкан 10 авылда (шул исәптән: Бережная, Мыс, Орловка, Мироновка, Шилнә һ.б.) 296 крестьян һәм 55 ялгыз яшәүчеләр хуҗалыгы булуы, 683 крестьян һәм ялгыз ир-атлар яшәве билгеле. 1650 елда патша Алексей Михайлович фәрманы белән Чаллы елгасының Камага (Чулманга) коя торган урынында, калмык һәм нугай сугышчылары яуларыннан саклану өчен, казаклар тарафыннан ныгытылган Чаллы шәһәрчеге төзелгән.
Хәзерге шәһәр урынындагы авыллар Челнинка, Мәләкәс, Шилнә елгалары ярларына урнашкан булган. Кама (Чулман) үзәнлегендә язын су астында кала торган бик матур аланнар урын алган. Кызганыч, Түбән Кама сусаклагычы төзелгән вакытта, бу аланнарның күбесе су астында кала. 
Шулай ук бу урыннарда күлләр булуы да билгеле. Аларның күбесендә киек кошлар оя корган. Җирле халык балык тоткан. Әлеге күлләр Түбән Кама сусаклагычы төзү зонасына эләгеп, яисә грунт белән каплау нәтиҗәсендә юкка чыккан.

Урманнар иң зур байлык саналган. Моннан 4-5 йөз еллар элек Кама (Чулман) елгасының ике яры да тоташ калын урманнардан торган. Нарат урманнары – Алабуга янындагы Зур һәм Кече наратлыклар, шулай ук Кама (Чулман) ярларында үскән «корабль төзүгә яраклы агачларга бай кечкенә урманнар» зур кыйммәткә ия булган. XVII-XIX гасырларда суднолар төзү өчен бу кечкенә урманнарда мачтага яраклы наратлар әзерләгәннәр һәм аларны Казан, Әстерхан һәм башка шәһәрләргә озатканнар. Боровецк һәм Кече Шилнә авылларыннан ерак түгел Боровецк урманы урнашкан. XIX гасырның 60 нчы елларына кадәр бу урманны эшкәртү һәм саклау диңгез министрлыгы карамагында булган. 

Бүгенге көндә Боровецк урманы урынында Кызыл-Тау урман массивлары урнашкан. Ул Татарстанда, гомумән, Урта Идел буенда елга юлы үзгәреше нәтиҗәсендә тайганың сулга, урман-далалы Кама (Чулман) ярына бердәнбер күчеш урын булуы белән танылган. Кызыл-Тауның төп байлыгы – пихта. Хәзерге вакытта Зур Наратлык (Большой Бор) һәм Кызыл Тау республика әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре булып тора һәм «Түбән Кама» дәүләт милли паркы составына керә. 
 
ХХ гасыр башында Бережной Чаллы зур һәм бай сәүдә авылы булып исәпләнгән. Авылның үзәге - Дворянская урамы (хәзерге Үзәк урам). Бу борынгы урам XIX гасыр уртасы һәм ахыры планында да күрсәтелгән. Ул Алабугадан Минзәләгә баручы почта юлы буларак та билгеле. Әлеге урамда йортлар ике катлы итеп, агачтан һәм таштан салынган. Йортларның беренче катында сәүдәгәрләрнең кибетләре булса, икенче катта гаиләләре белән үзләре яшәгәннәр. Дворянская урамы авылның үзәк урамына әверелә, анда Идел-Кама бассейнының эре пароходчылык һәм кайбер дәрәҗәле икмәк сатучыларның конторалары урнаша. 

Бу вакытта Бережной Чаллыда Кама (Чулман) елгасы буендагы иң зур пристань, Никольский чиркәве, училище, тегермән, 18 кибет ачыла. 

1847 елда халык саны 1726 га җитә. Яр Чаллыда яшәүчеләрнең төп өлешен руслар һәм татарлар тәшкил итә. Авылда тезелеп киткән икмәк амбарлары зур урын алып тора. Икмәк сәүдәсенең иң үскән чагы ХХ гасыр башларына туры килә. Чаллы икмәгенең 80%ы Рыбинск шәһәренә җибәрелә. «И.Г.Стахеев һәм аның уллары», «Бертуган Хәлфиннәр», В.Г.Стахеевның «Варислар», «Бушмакин уллары белән» сәүдә йортлары, Кама-Нократ сәүдә-сәнәгый ширкәте зур капиталлар белән эш йөрткәннәр. 

Мысовой Чаллы һәм Бережной бистәсе оешкан чорда сәүдә, һөнәрчелек, балыкчылык, агач эшкәртү, кыйммәтле мех сату буенча танылса, XIX гасырның икенче яртысында Бережной Чаллы, әкренләп, Түбән Кама буендагы сәүдә һәм эш үзәгенә әверелә. 
Бу якларда Совет хакимияте тыныч юл белән урнаштырыла. 1917 елның 14 ноябрендә Минзәләдә ревком төзелә. Декабрь аенда Чаллыда алты волостьтан торган авыл, бераздан район Советы сайлана. 

Бу урыннарның географик яктан уңайлы урнашуы, икмәк һәм башка продукция запасының күп булуы, гражданнар сугышы елларында бу җирләрдә Кызыл һәм Ак армияләр арасындагы каты сугышларның бер сәбәбе булып тора. Ак чехлар (1918 ел), адмирал Колчак армиясе (1919 ел) белән сугышлар чорында Совет властен яулап алуда Көнчыгыш фронты сугышчылары һәм командиры, Идел-Кама хәрби флотилиясе, ЮҮБК вәкиле И.С.Кожевников җитәкчелегендәге Мәскәү эшчеләренең партизаннар отряды, танылган полководецлар В.И.Чапаев, М.Н.Тухачевский, В.И.Чуйков, В.М.Азин, Ф.Ф.Раскольников, сыналган большевиклар С.И.Гусев, П.К.Штернберг, Н.Г.Маркин, Л.М.Рейснер, матрос-язучы В.М. Вишневский үз көчләрен аямыйча көрәшәләр. 

  
1921-1930 елларда Яр Чаллы кантон һәм волость үзәге була. Соңрак кантон Чаллы районы дип үзгәртелә. 
1930 елның 10 августындагы СССР ЮҮБК карары нигезендә Чаллы авылына шәһәр статусы бирелә. Ул чорда шәһәрдә 9300 кеше яшәгән. 
Сәнәгый предприятиеләрдән 31 тегермән, «Республиканец» урман эшкәртү заводы, «Победа», «Красная заря», «Металлист» кебек төрле артельләр эшләгән. 

Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы районы илебез тылында булды. 14 меңгә якын Чаллы кешесе фронтка китә, шуларның 8,5 меңе кире әйләнеп кайтмый. Сугышның беренче елларында шәһәргә 8 балалар йорты эвакуацияләнә, аларның дүртесе шәһәрдә кала, калган дүртесен район буенча тараталар. «Тарловка» санаторие базасында 4089 нчы эвакуация госпитале ачыла. Югары Волочоктан туку комбинаты эвакуацияләнә. Бөек Ватан сугышы елларында 12 якташыбыз «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булды, ә бер кеше - Дан орденының тулы кавалеры. 2800 дән артык кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. 
1960 еллар башында күзәнәкле бетон заводы, Түбән Кама ГЭСы, кирпеч заводы төзелешләре башланып китә. 1964 елда өч төзү-монтаж идарәсе базасында «Камгэсэнергострой» төзелеш идарәсе оештырыла.
1969 елга шәһәрдә халык саны 35,5 мең кешегә җитә. Районда авыл хуҗалыгы зур үсеш ала. 

1969 елның 14 июлендә Яр Чаллыга КамАЗ заводы өчен төзелеш мәйданының соңгы вариантын раслау максаты белән дәүләт комиссиясе килә. Шул вакытта иске Минзәлә юлы буенда «Здесь будет построен Камский автомобильный батыр» дип язылган турыпочмаклы бетон урнаштырыла. 
1969 елның 13 декабре - Яр Чаллы тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне экскаваторчы Михаил Носков экскаватор чүмече белән үзбушаткыч машинасы кузовына туңган җир өемен бушата. Шушы өемнән КамАЗ төзелеше башланып китә. 
 
КамАЗ төзелеше белән бергә, СССР МСның 1970 елның 9 июнендәге «Яр Чаллы шәһәре төзелеше чаралары турында» карары нигезендә, Кама (Чулман) елгасы ярында яңа шәһәр төзелеше дә башланып китә. 
КамАЗның беренче заводы – РИЗ – 1973 елда сафка баса. 
1976 елның 16 февралендә хәрәкәтләндерү-җайга салу режимында автомобиль заводының төп конвейерының беренче тезмәсе эшли башлый. 5320 модельле «ияр тягачы» 0000001 нче  КамАЗ тапшырыла. 
1978 елның 8 августы – төп конвейердан 50 меңенче автомобиль төшә. 
1979 елның 10 июне – 100000 нче КамАЗ. 
1988 елның 18 октябре – миллионынчы автомобиль җыела. 
1993 елның 10 августы – 1,5 миллионынчы автомобиль чыгарыла. 
1974 елның февраль ахырында автомобиль заводының соңгы 50 тонналы блогы күтәрелә һәм ныгытып куела. КамАЗны җиһазландыруда 700 дән артык чит ил: Американың «Свинделл-Дреслер», «Холкрофт»; Германиянең «Буш», «Хюллер»; Франциянең «Рено»; Швециянең «Сандвик»; Япониянең «Камацу», «Хитачи» фирмалары катнаша. 

Шәһәр тарихы музее тарафыннан әзерләнде


Среда, 7 апреля 2021, 14:29